Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге-уен программасы (6+)
20
Февраль 2021
Saturday
19 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Уен башында китапханәче Ватаныбыз солдатларының батырларча көрәше һәм әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында кыскача сөйләде. Балалар «Танкчылар» һәм «Десантчылар» дигән ике командага бүленеп, «Сүз көрәше», «Снайпер», «Көрәшчеләр ялда», «Хәрби авиация», «Хәрби җыр», «Осталар» дигән интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә, «Пантомима», «Диверсантлар» уеннарында катнашты, «Безнең солдат акыллы һәм көчле» эрудит-викторинасы сорауларына җавап бирде. |